16 июнь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, балалар белән “Иң-иң татлы, затлы җимеш – тырыш хезмәт җимешедер” дигән исем астында танып белү сәгате үткәрделәр. Кичәдә халык иҗаты өлгеләре аша эш сөючәнлек, тырышлык, әти-әниләр хезмәте, һөнәрчеләр турында сөйләшү алып барылды, уку – укучының төп эше икәне ассызыкланды. Балаларның сөйләмнәрен, зирәклекләрен, сәләтләрен үстерү, матур итеп эшләргә дә, ял да итә белергә өйрәтү максат итеп куелды. Кичәнең икенче яртысында балалар белән Кызыл-Мишәдәге роботлаштырылган комплекска экскурция ясадык. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә төп җитештерү тармагы булган фермадагы эшләүчеләрнең эшчәнлеге белән таныштык.