Шәмәрдән авыл җирлегендә Россия көненә багышланган 2004 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында пляж волейболы буенча сайлап алу турниры булып узды. Турнирны ачу тантанасын «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Д.К.Маканов үткәрде. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.