"Туган як матурлыгы"дип исемләнгән туристик экскурсия.

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

1 июнь көнне Сулэ авыл клубы модире, Курсабаш авыл китапханэсе модире, Курсабаш мәдәният йорты хезмәткәрләре, туризм белгече Вәлиева Тамчыгөл белән берлектә, Балаларны яклау көне уңаеннан,Сулэ авылы хэм Курсабаш авылы балаларына хэм олыларга  "Ямьле Саба" проекты кысаларында "Туган як матурлыгы"дип исемләнгән туристик экскурсия оештырдылар. Без сәяхәтне Лесхоз бистәсе буйлап башладык. Анда без Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена, "Колокол" музеена, Оранжерейга, дендрология бакчасына, "ябалакта  кунакта" паркына бардык. Аннары без Байлар Сабасы шәһәренең яр буена киттек. Аннары "Сабантуй"күңел ачу үзәгендә булдык. Экскурсовод бик кызыклы хэм файдалы экскурсия үткәрде. Балаларга һәм өлкәннәргә барысы да бик ошады, бик күп унай кичерешлэр алдылар. Барысы да сәфәребездән канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International