“Катыктан акча эзлэү” уены

2021 елның 15 июне, сишәмбе

 

    2021нче елнын 12 июнендә район Сабантуе булып  узды. Саба муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы бу чарада актив катнашты. Безнең оешма хезмәткәрләре тарафыннан ел саен уткэрелэ торган “Катыктан акча эзлэү” уены быел коронавирус инфекциясы 2019-nCOV таралу сәбәпле узенчәлеклерәк үткәрелде – катыктан акчаны кытай таякчыклары ярдәмендә эзләделәр. Катнашучылар әз булыр кебек иде, ләкин бер ел Сабантуй булмау сәбәпле, һэркем мондый уеннарны ашкынып көтеп алганнары сизелә. Тамашачылар алдан уенга әзерләнеп килгәннәр икән, димәк бу уен һәркем куңелендә кызыксыну уята. Катыктан таяк белән акча эзләү бәйрәм кунаклары арасында зур популярлык казанды. Быел 100 дән артык кеше катнашты. Өлкән буын, яшьләр, балалар да бу уеннан канәгать калдылар. Катнашучыларның берсе дә бүләксез китмәде, барысын да уенда катнашкан өчен кызыксындыру бүләкләре көтә иде. Ә иң җитезләргә бүләк итеп милли стилда чигелгэн капчыкларда сертификатлар тапшырылды. Хатын-кызлар арасында 1,2,3 урыннарны Чурилова Лира (Яр Чаллы), Мухаметова Сиринә (Байлар Сабасы), Мухаметгалиева Диләрә (Олы Бәрәздә), ә ир-атлар арасында Шамсевалиев Айдар (Байлар Сабасы), Миннегулов Руслан (Байлар Сабасы), Валиев Самат (Байлар Сабасы) яуладылар.Финанс-бюджет палатасы рәисе Сөнгатов Шәмсүн Әкбәр улы урын алучыларны истәлекле медаль белән буләкләде. Уен бер сулышта узды һәм безнең талантлы хезмәткәрләр башкаруында куңелле такмаклар белән үрелеп барды.

   “Йөрик мәйдан  түрләрендә,

     Нык басып  аяк белән.

     Ковид булгач  акчаны да

     Эзлибез таяк  белән!”

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International