Шекше авылында Сабантуй гөрләп узды

2021 елның 15 июне, сишәмбе

      Быел  13 июньдә Шекше авылында җаваплылыгы  чикләнгән “Игенче” җәмгыяте үткәргән Сабантуй бәйрәме күпләрнең күңелендә озак сакланыр.Чөнки, бәйрәм бигрәктә оешкан төстә, үзенчәлекле узды.Мәйдан өр-яңадан халыкка уңайлы итеп корылган, барлык программалар тиешле дәрәҗәдә оештырылган.Төрле кызыклы, мавыктыргыч уеннарда барсыда актив катнашып, истэлекле бүләкләр алды.Бәйрәмне шулай Һәркем сокланырлык итеп уздыру өчен,  җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте  җитәкчесе Зарипов Алмаз Зөфәрович Һәм җаваплы белгечләр барлык көчләрен куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International