Саба балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Сосновка шәһәрендә пленэрда катнашты

2021 елның 15 июне, сишәмбе

   Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә сәнгать һәм рәсем мәктәбе укытучылары өчен  "Пленэрда пастель белән эшләү" дигән мастер-класс узды. Анда  Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы сәнгать бүлеге укытучылары Сафина Р .К. һәм Мифтахова Ф. И. катнаштылар. Укытучылар Нократ Аланы рәсем мәктәбендә  җыелышканнан  соң Сосновка шәһәренә юнәлделәр, анда пленэр эшләре һәм этюдлар белән таныштылар. Мастер-класс Сосновка шәһәре табигатендә узды. Чара иҗади, дустанә атмосферада үтте. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International