Шекше авыл җирлегендә татар милли бәйрәме "Сабантуй"

2021 елның 15 июне, сишәмбе

13 июнь көнне Шекше авыл җирлегенең "Сабантуй" татар милли бәйрәме Шекше, Алан-Елга, Сәрдә авылларында яшәүчеләрне генә түгел, ә биредә барлык якташларны, күрше авыллардан һәм зур шәһәрләрдән килгән кунакларны да җыйды. Бәйрәм Шекше авылы имамы Ф. Зәйниевның хәер-фатихасы белән башланып китте. Бәйрәмне Шекше авыл мәдәният йортының клуб формированиеләреннән килгән балалар һәм яшьләр катнашында биюләр дәвам итте, җитәкчеләре клуб мөдире Л.Хисмәтова. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә район хакимияте вәкиле, Шекше авыл җирлеге башлыгы чыгыш ясадылар, алар барлык авылдашларны һәм кунакларны милли бәйрәм белән котладылар. Быел Шекше авылында Сабантуйның төп оештыручысы - "Игенче" ҖЧҖ, җитәкчесе А.А. Зарипов. 2021 елгы язгы кыр эшләре алдынгыларын һәм авыл хуҗалыгы тармагының башка хезмәткәрләрен хөрмәтләү белән дәвам итте. "Чәчү батыры"(язгы чәчү барышында иң югары нәтиҗәләргә ирешкән механизатор) исеменә Динар Газизов һәм Марсель Мәхмүтов лаек булды. Алар тантаналы рәвештә Сабантуй әләмен күтәрделәр, Марсель Мәхмүтовка икмәк һәм төп бүләк-тәкә тапшырылды. "Игенче" ҖЧҖ хезмәткәрләренең тырышлыгы һәм уңышлары, иганәчеләр ярдәме белән Шекше авылында Сабантуй быел үзенчәлекле, бай булды. Бәйрәм программасына яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып утызлап уен һәм ярышлар кертелгән иде, алар барышында катнашучыларга һәм җиңүчеләргә кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шекше авыл мәдәният йорты гармунчылар  ансамбленең мәйданга чыгуы, Шекше һәм Алан-Елга авыллары киленнәренең Сабантуй өчен чиккән сөлгеләрен алып чыгу, "Иң озын толым” ияләрен билгеләү бәйрәмнең матур мизгелләре булды. Шекше һәм Сәрдә мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан концерт программасы әзерләнгән иде. Бәйрәм программасы Ленур Биктимеровның иҗат төркеме чыгышы һәм танылган татар җырчысы, "ТРның халык артисты" ИлСафның концерты белән дәвам итте. 2021 елгы Сабантуйның абсолют батыры булып Алан-Елга авылыннан Рифнур Хафизов калды.Конец формы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International