Россия көненә багышланган, 2004 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында пляж волейболы буенча сайлап алу турниры

2021 елның 12 июне, шимбә

Кичә, 2021 нче елның 11 нче июнендә, Шәмәрдән авылында, Россия көненә багышланган, 2004 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында пляж волейболы буенча сайлап алу турниры булып узды.

Турнирның тантаналы ачылышын "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Маканов Динар Каршигаевич үткәрде.

 Турнир нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

 Кызлар командалары арасында:

 1 урын-Шәмәрдән 1

2 урын-Сатыш урта мәктәбе

3 урын-Шәмәрдән 2

Егетләр командалары арасында:

1 урын-Эзмә урта мәктәбе

2 урын-Шәмәрдән

3 урын-Гимназия (Байлар Сабасы ш. т. б.)

 Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International