Сабантуйны каршылап...

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

    Быел Байлар Сабасының Гомәр Бәширов урамында яшәүчеләр үзләренең дус һәм бердәм, тату һәм көчле икәнлекләрен күрсәтеп, бистәдә халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй алдыннан бирнә җыю эшен үз урамнарында үзләре башкарып чыктылар. Чөнки бистәнең калган урамнарында, елдагыча, әлеге эшне оешма, учреждение, предприятие хезмәткәрләре башкарды. Ничә ел буена татарлык хисен югалтмыйча саклап яшәп, Мәскәү шәһәреннән күченеп кайтып, әле алай гына да түгел, Байлар Сабасында хатын-кызларны “Хәят” иҗтимагый оешмасына берләштереп, “Әйбәт” матурлык салонын ачып җибәреп, бүгенге көндә 3 бала үстереп яшәп ятучы Гөлнара һәм Фәнис Фәтхрахмановлар идеясе белән оештырылды әлеге чара. Урам чын-чынлап бәйрәм каршылаган кебек: мул сыйлы өстәл әзерләнгән, милли киемле кызлар һәркемне чәй белән сыйлый, гармун моңына кушылып җырлыйлар, бииләр, балалар өчен уеннар оештырып, бүләкләр дә өләшәләр. Әлеге урамда яшәүче һәркем бу чарага үз өлешен кертте. Менә шушындый милләт җанлы, халкыбызның милли традицияләре югалмасын, буыннан-буынга тапшырылсын иде дип җан атып йөрүчеләр күбрәк булсын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International