Социаль хезмәткәрләр көне

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

        8 июньдә бөтен Россия буенча социаль хезмәткәр көнен.

   8 нче июнь көнне «Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты " нда Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Нигмәтҗанова Энҗе Нияз кызы, Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хуҗин Марсель Мәгъфур улы катнашында бәйрәм чарасы узды. Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында бәйрәм концерты оештырылды. Концерт номерлары арасында Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының һәм Саба муниципаль районы социаль яклау бүлегенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән котлау үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International