Хөрмәтле Раис Нургали улы, Сезне тормышыгыздагы мөһим вакыйга - 60 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз!
Менә инде 21 елдан артык Сез районыбыз белән уңышлы җитәкчелек итәсез. Шушы вакыт эчендә муниципаль берәмлек сизелерлек үзгәрде. Мондый җаваплы урында Сезнең хезмәт эшчәнлегегез яхшы нәтиҗәләр бирде: төзекләндерү, икътисад, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә югары уңышларга ирешелде. Сез - югары профессионализмга һәм җитәкче сыйфатында зур эш тәҗрибәсенә, нык тормыш позициясенә ия кеше буларак, үз алдыгызга максатлар куя һәм, һичшиксез, аларга ирешә белүче шәхес.
Районыбыз халкын уңайлыклар белән тәэмин итеп, барлык шартларны тудырып, матурлыкта яшәтү - Сезнең авыр, җаваплы хезмәтегезнең җимеше.
Сезнең зур тормыш тәҗрибәгез һәм зирәклегегез яңа үрләргә ирешергә ярдәм итсен. Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, оптимизм һәм озын гомер телибез! Районыбызның иминлеге хакына куелган фидакарь хезмәтегез өчен тирән рәхмәтебезне белдерәбез!