Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне

2021 елның 5 июне, шимбә

Безнең экологик иминлегебез – тормышыбызның иң мөһим өлешләреннән берсе. Ел саен 5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне билгеләп үтелә. Әйләнә-тирә мохиткә кеше эшчәнлеге зур тискәре йогынты ясый, шуңа күрә үсеп килүче буын белән профилактик чаралар үткәрү бик мөһим. Туган як табигатенә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләү, шулай ук җәйге каникуллар вакытында мәктәп укучыларының актив ялын оештыру максатыннан Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 4 июнь көнне балалар белән җәйге табигатькә экскурсия оештырдылар. Мондый экскурсияләр балаларга экологик тәрбия бирүнең мөһим өлеше булып тора, балалар анда кошлар сайравын ишетү, үсемлекләрне өйрәнү, табигатебезнең матурлыгына соклану мөмкинлеге алалар. Үзләре белән алган тәм-томнардан авыз итеп алгач, балалар Тау астындагы чишмәләрнең, инешнең  тирә-юньнәрен чистартып, чишмәләрнең салкын суларыннан авыз иттеләр, табигать могҗизаларын күзәттеләр. Соңыннан җәйге табигать хозурында балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International