Халыкара балаларны яклау коне

2021 елның 5 июне, шимбә

1 июнь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханәче белән берлектә 1 нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, балалар белән бәйрәм тамашасы оештырылды. Җәйге каникуллар башланып кына килгән чорда, бу очрашу укучыларның, балалар бакчасына йөрүче нәниләрнең күңелен ачу өчен менә дигән мөмкинлек булды. Күңелле  уеннар барышында, балаларның чырык-чырык көлүләрен ишетү, эстафета уеннары уйнаганда, аларның бердәмлеген, җитезлеген, хәрәкәтчәнлеген күрү – үзе ни тора! Мондый уеннарның спортка мәхәббәт уятуда да, балаларны телевизор, компьютер экраннарыннан аерып торуда да әһәмияте зур! Рәхәтләнеп күңел ачканнан соң, балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды һәм лотерея уены уйнатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International