"Театр яктылыкка, нурга илтә"

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

"Яктылык, нурга илтә" театр фестивале кысаларында, Сабабаш авыл клубында, драматург Флорид Бүләковның " Әбиләргә ни җитми?”. Спектакльне сәхнәгә Иштуган мәдәният йорты белгечләре һәм бистә үзешчәннәре куйды. Тамашачылар сәхнәдә күргәннәреннән канәгать калдылар, беренче минуттан алар сәхнәдә барган вакыйгаларны игътибар белән күзәттеләр.Актерлар көлкеле мизгелләрне дә, шул ук вакытта пьесаның тирән мәгънәсен дә бирә алдылар. Сюжет буенча, картлар йортында яшәүче әбиләр эшкә кайткан Электрик Абдулла абыйга кияүгә чыгарга телиләр.Алар үзләренең яшь елларын, ирләрен искә алалар.Абдулла барлык авыр тормыш юлын үткән әбиләрне дә өйләренә алып кайтырга хәл итә. Спектакль бер сулышта узды. Тамашачылар артистларны сәхнәдән алкышларга күмделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International