Мишә авыл җирлегендә Балаларны яклау көне

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

1 июнь -Бөтен җир шары буйлап  балаларны саклау  көне билгеләп үтелә. Балалар – тормыш чәчәкләре. Һәрберебез балачагын сагынып искә ала. Ә үсеп буйга җиткәч, балаларга сокланып, яратып карыйбыз. Аларны сау-сәламәт, бәхетле итеп күрүдән дә зур сөенеч юк олылар өчен.

1 июнь көнне Халыкара балаларны яклау көнендә Лесхоз авылы китапханәчесе, мәдәният йорты һәм музей хезмәткәрләре Лесхоз бистәсе балалары өчен «Бәхет-ул балачак, балачак – ул без» дип исемләнгән бәйрәм көненә багышланган күңел ачу программасы оештырдылар. Балаларның спортив азарт, хисләр ташкыны белән көч сынашуларын күзәтү без - олыларны да балачакка алып кайттып килде. Уенардагы күңелле мизгелләрне фотографияләрдә күрә аласыз. Бүгенгедәй күкләребез шулай аяз булсын һәм тирә-якта балаларның шат йөзләре, көлгән тавышлары яңгырап торсын! Барлык балалар да, уеннарда катнашып, истәлекле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International