1 июньнән районның 19 мәгариф учреждениесендә мәктәп яны лагерьлары эшли башлый. 21 көнгә исәпләнгән ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында 910 укучы ял итәчәк, төрле өлкәләрдә белемнәрен ныгытачак.
Шулай ук 19 мәктәптә хезмәт һәм ял лагеры эше планлаштырыла. Аларда 150 укучы ял һәм хезмәтне бергә үреп алып барачак.
Районның "Кояшкай” стационар лагереның беренче “Техник иҗат” сменасы да балалар өчен үз ишекләрен ача. Өч сменада анда 255 укучы ял итә алыр дип планлаштырыла.
Лагерь эшчәнлеге графигы түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган.