Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә терлек азыгы хәзерләү

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

    Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә терлек азыгы хәзерләү 26 нчы майда , күпьеллык үләннәрне урудан  башланды.Хәзерге көнгә 8380 ц яшел масса траншеяларга  салынды.Терлек азыгын хәзерләүгә: Ягуар 810 һәм Ягуар 830 маркалы 2 азык җыю комбайны, 3 үзйөрешле печән чапкычы, 1 тагылма чапкыч, 1 тутыргыч, 1 әйләндергеч җәлеп ителде.Эш ике сменада оештырылып тулы куатенә бара .Алты Камаз шоферы  бертуктаусыз ташып тора, 2 механизатор-  К-702 hәм Т 150 тракторында  массаны тыгызлап таптый.Кырда эшләүчеләрне, ике  тапкыр кайнар  ризык белән тукландыру оештырылган, хезмәтне саклау буенча барлык куркынычсызлык кагыйдәләре төгәл үтәлә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International