30нчы май көнне Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсенең 3 сайлау участогында праймериз – алдан тавыш бирү чарасы үтте. Әлеге чара Татарстанда 2021нче елның сентябрь аенда үткәреләчәк Дәүләт Думасы сайлавы алдыннан “Бердәм Россия” партиясе кандидатлары өчен тавыш бирүдән гыйбарәт иде. Участокларда һәркем иртәнге сигездән 20.00 сәгатькә кадәр үзе теләгән кандидатлар өчен тавыш бирүдә катнашты. Эш Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп оештырылды.