28 май көнне Олы Арташ төп мәктәбендә китапханәләр көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан укучылар китапханәгә сәяхәт кылдылар. Китапханәче Давлетшина Л.В. укучыларны китапханәнәнең бай фонды һәм «Минем милләтем-минем горурлыгым» дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштырды. Шулай уку ел дәвамында иң күп китап укучылар билгеләп үтелде һәм «Возьми, расскажи, получи» акциясенә йомгак ясалды. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Татар халкының милли бизәкләре» темасына әңгәмә оештырылды.