"Яраткан китабыма бүләк" - Гомумроссия китапханәләр көненә багышланган мастер-класс

2021 елның 28 мае, җомга

Лесхоз авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтенроссия Китапханәләр көненә багышлап, балаларга китап кыстыргычлары әзерләү буенча мастер-класс үткәрделәр. Китап кыстыргычлар - кечкенә булса да, бик файдалы әйбер. Аның ярдәмендә китаплар укырга һәм алардан кирәкле сәхифәне табарга уңайлырак. Кыстыргычлар балаларга, бигрәк тә башлангыч сыйныф укучыларына, юллар буенча ориентлашырга һәм шул ук вакытта китаплар белән эш итү культурасын тәрбияләргә ярдәм итә. Китап эчендә кыстыргыч, билге булса, китап та тәртиптә һәм озаграк укучыларга хезмәт итә. Китапханәче яшь китап укучыларга китап һәм дәреслекләрнең укучыларның даими юлдашчылары булуын искә төшерде, шуңа күрә аларга сакчыл караш кирәклеген аңлатты һәм китап кыстыргычы тарихы турында мавыктыргыч хикәя сөйләде.

Китап кыстыргычлары ясауның вариантлары бик күп, әмма бу мастер-класс оригами техникасында ясалган һәм гади почмакларга багышланган иде. Балалар кыстыргычлар ясаган вакытта үзләренең иҗадый фантазияләрен тормышка ашырдылар. Кыстыргычлар бик матур һәм күңелле килеп чыкты. Әлбәттә, үз кулларың белән ясалган кыстыргычлардан бала бик теләп файдаланачак, чөнки аны ул үзенең җан җылысын биреп ясаган.  Беренче карашка бик гади һәм кирәксез тоелган китап кыстыргычы чынлыкта бик кирәкле һәм файдалы әйбер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International