Зилә Батыршина Европа чемпионатының көмеш медален һәм Олимпия-2020 уеннарына лицензия яулады

2021 елның 28 мае, җомга

«Сабантуй» спорт мәктәбе спортчысы Зилә Батыршина Хорватиянең Осиек шәһәрендә узган пуля һәм стендка ату буенча Европа чемпионатында хатын-кызлар арасында «Скит» олимпия күнегүендә көмеш медаль яулады. Зилә Россиягә Токио-2020дәге Уеннарга Олимпия лицензиясен алып килде. Зилә өчен бу хатын-кызлар арасында «скит» та континенталь чемпионатның беренче медале. 
20 майдан 6 июньгә кадәр Хорватиянең Осиек шәһәрендә үтүче пулялы һәм стендка ату буенча Европа чемпионатында барлыгы 1000нән артык спортчы катнаша. 
Батыршина Зилә һәм тренеры Алексеев Юрий Владимировичны югары нэтижэ белән котлыйбыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International