25нче май көнне Сабаның 3 нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади сөйләм телен үстерү» темасына семинар-практикум узды. Семинарда педагоглар алдында түбәндәге бурычлар торды: заманча таләпләр нигезендә сөйләм үсеше процессында педагогларның компетенцияләренең фәнни - методик дәрәҗәсен яңарту; мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсеше өчен шартлар тудыру буенча педагогларның тәҗрибәсен киңәйтү; мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә педагогларны мәктәпкәчә яшьтәге балаларны сөйләм үсешенең комплекслы бурычларын тормышка ашыру буенча педагогик процессны проектлау һәм модельләштерүнең заманча технологияләрен үзләштерү буенча фикерләү һәм гамәли эшчәнлеккә өндәү. Семинар барышында педагоглар мәктәпкәчә белем бирү шартларында балаларның сөйләм телен үстерүгә кагылышлы түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен үстерүнең актуальлеге, бу яшьнең үзкыйммәте; сүз эшенең төп бурычы, педагог сөйләменең сыйфаты.