27 май көнне җаваплылыгы чикләнгән “Игенче җәмгыяте генераль директоры Зарипов Алмаз Зөфәрович механизация тармагында эшләүчеләр һәм белгечләр белән киңәшмә үткәрде.Киңәшмәнең төп темалары:
-терлек азыгы хәзерләүгә төп көчне кую, сыйфатлы терлек азыгын кышлату чорына хәзерләү.
-хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәу.
-терлек азыгы хәзерләүдә катнашкан хәрбер хезмәткәрнең эш куркынычсызлыгын тәэмин итү.
-эчке тәртип кагыйдәләрен , эш вазыйфаларын төгәл үтәү.
-территорияләрдәге чисталыкны саклау.
-ковидка каршы вакцинация ясату.