Гаилә – безнең һәрберебез өчен дә бик мөһим! Гаилә – ул якыннарыбыз һәм туганнарыбыз, без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан кешеләребез. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәткә, җаваплылыкка, кайгыртучанлыкка һәм хөрмәткә өйрәнәбез.
Гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында «Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернаты»нда ата-аналар, укучылар һәм педагоглар белән чаралар оештырылды.
«Минем гаиләм» атнасы кысаларында мәктәптә «Шәҗәрә – нәсел агачы» дип исемләнгән конкурс оештырылды. Анда 1-5 сыйныф укучылары катнашты. Шулай ук мәктәптә «Минем тату гаиләм» фотоконкурсы булып узды.
Шушы атна кысаларында 7 нче сыйныф укучылары белән «Саба индустриаль паркы»нда «Әти - Әниләр эшендә» дигән чара үткәрелде. «Саба индустриаль паркы»ның җитәкчесе – Хуҗин Илшат Тәлгать улы (Хуҗин Илзатның әтисе, 7 нче сыйныф укучысы). Илшат Тәлгат улы укучыларга экскурсия үткәрде, балаларны әлеге паркның барлыкка килү тарихы һәм җиһазлары белән таныштырды.
Һәр кешенең тормышында гаилә зур урын алып тора. Сабыйлар өчен гаилә булып әни һәм әти, әби һәм бабай, абый-энеле һәм сеңелләре тора. Гаилә кыйммәтләренә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләргә кечкенәдән үк алып барырга кирәк. Гаилә бәйрәме балага гаиләнең әһәмиятен күрсәтү өчен яхшы алымнарның берсе булып тора.