Пионерия көненә багышланган Слёт актив укучыларны җыйды

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Балалар Иҗат үзәгенең еллык эш планы нигезендә18 майда Язлы Арташ авыл җирлеге янындагы урман аланында пионерия көненә багышланган слет - фестиваль узды.

Слет барышында агымдагы уку елы нәтиҗәләре буенча район һәм республика чараларында  яхшы нәтиҗәләргә ирешкән укучылар, иң актив балалар иҗтимагый оешмалары, педагог-оештыручылар  һәм “Кояшкай” балалар район думасы активистлары  бүләкләнде.

Тантаналы чара пионер җырларын башкару һәм район балалар Думасы активистлары тарафыннан әзерләнгән флешмоб белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International