Барыбызның да яраткан ел фасылы - җәй якынлаша. Җәй исә ул -чәчәкләр, матурлык һәм яхшы кәеф дигән сүз. Шуны истә тотып, район үзәге Байлар Сабасы бистәсенең һәр почмагында матурлык һәм чисталык тудырырга чакырабыз. Шәхси ярдәмче хуҗалыклардан үзләренең капка төбендә баш калкытып, үсеп киткән үләннәрне 21нче, 22нче һәм 23нче май көннәрендә чабуларын сорыйбыз. Үләне вакытында чабылган, чәчәкләре аллы-гөлле булып балкып утырган территориядә яшәү үзебезгә дә күңелле, башкаларга да карап хозурланырга менә дигән матурлык һәм үрнәк булачак.