И.С.Башкиров исемендәге Завод-Нырты урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы өчен май ае бик тыгыз ай булды. Без бөтен ил белән бергә Бөек Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үттек. Бу бәйрәмгә Җиңү Полотносы әзерләдек. Һәр укучы, укытучы һәм хәтта ата-аналар да аны әзерләүдә актив катнаштылар. Җиңү Полотносы Җиңү көненә багышланган мәктәп митингына зур горурлык белән алып чыктык. Мәктәптән Үлемсез полк белән Завод-Нырты авылында урнашкан сугышларда һәлак булган сугышчылар обелискына кадәр горур узды ул. Бәйрәм чараларыннан соң өлкән сыйныф укучылары авыл җирлеге башлыгы һәм район хакимияте вәкиле белән берлектә тыл ветераннары янында булдылар һәм аларга бүләкләр тапшырдылар. Җиңүнең 76 еллыгы хөрмәтенә мәктәп бакчасында 76 төп миләш үсентесе утыртылды.
Май - мәктәп бакчасында эшләү ае да әле ул. Бакчага чәчәкләр усентелэре күчерелеп утыртылды. Бәрәңге, кишер, чөгендер һәм суган утыртылды. Теплицада томат һәм кыяр әкренләп усеп килә.
Бу күңелле мәшәкатьләр белән җәй буена да шөгыльләнәчәкбез.