«Ураза гаете» балалар бәйрәме

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

16 май көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Нургали» мәчете белән берлектә балалар өчен мәчет янында бәйрәм оештырдылар. Чара «Өйлә намазларын» укудан башланды. Аннан соң урамда балаларны сәламләү һәм уеннар белән таныштыру булды. Чара барышында бик актив, күңелле уеннар  булды. Һәр бала бистәбезнең хәзрәтенә сүрә  сөйләргә тиеш иде, ә ул аларга бүләкләр алу өчен лотерея билетларын бирде. Балалар актив катнаштылар,батутта сикерделәр,тәмле соклар белән сыйландылар һәм зур бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International