Гаилә-бәхет ачкычы

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

 

   15 май көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Китапханә һәм гаилә" проекты кысаларында "Гаилә көне" уңаеннан китап укучы гаиләләр белән очрашу уздырдылар .

Гаилә көне - бик мөһим һәм шактый популяр бәйрәм. Һәр шундый чара аның әгъзаларының мөнәсәбәтләренә уңай тәэсир итә һәм аларны якынайта. Җәмгыятьнең бу ячейкасына багышланган бәйрәм чаралары бигрәк тә аның берләшүенә ярдәм итәчәк. Бу чарада китапханәгә балалар белән бергә йөрүче гаиләләр катнашты. Алар өчен без тематик викториналар, төрле актив уеннар оештырдык. Чара бер сулышта узды, һәр гаиләгә бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International