Аның батырлыгы үлемсез

2021 елның 14 мае, җомга

Килдебәк урта мәктәбенең 3 нче сыйныфында  Советлар Союзы Герое М.П. Девятаевка багышланган “Легендар кеше " дип исемләнгән класс сәгате үтте. Балалар герой совет очучысы турында күп мәгълүмат белделәр. Бөек Ватан сугышы тарихында ул тиңдәшсез батырлык кыла: яшерен рәвештә немец аэродромыннан ФАУ-1 самолетын урлап китә. Күп кенә иптәшләренең гомерен саклап кала.

Шулай ук укучылар китапханәдә "Батырлыгы  үлемсез" дигән күргәзмәдә булдылар. Китаплар белән таныштылар. Концлагерьларда яшәгән куркыныч сынау көннәре Михаил Петрович тарафыннан «Тәмугтан качу»  ( "Побег из ада") китабында тасвирланган. Укучылар ил сакчыларының чиксез батырлыгы турында тулы информация алды.

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International