Җиңү көне уңаеннан Митинг

2021 елның 14 мае, җомга

8 май көнне Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре ,мәктәп ,балалар бакчасы белән берлектә Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган митинг - концерт оештырдылар. Бәйрәмгә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, бистәдә яшәүчеләр чакырылган иде.Митинг Иштуган авыл җирлеге башлыгы Д.М. Гайнетдиновның, "СабЭнергоСервис" җитәкчесе А. А. Яхинның котлаулары белән башланып китте. Чара поселок үзешчәннәре,мәктәп һәм балалар бакчасы балалары башкаруында шигырьләр,сугыш елы җырлары,биюләр белән дәвам итте.Сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар,сугышчы -авылдашлар һәйкәленә чәчәкләр һәм веноклар куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International