Шәмәрдән авыл җирлегендә Җиңү көненә багышланган чаралар узды.

2021 елның 11 мае, сишәмбе

        9 май көнне Шәмәрдән халкы һәм кунаклары «Үлемсез полк» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Сугыш еллары җырлары астында алар Фрунзе урамында туганнары-ветераннар фотосурәтләре белән уздылар. Чара Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында тәмамланды. Бу акция Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм солдатлары, тыл хезмәтчәннәре, партизаннар һәм сугыш чоры балалары истәлегенә багышлана. Җиңү паркында бәйрәм концерты булды. Кыр кухнясы оештырылган иде, анда барлык теләүчеләрне «фронт боткасы» авыз итәргә чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International