ЭКОяз-2021

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Апрель – май айларында И.С.Башкиров исемендәге Завод-Нырты урта гомуми белем бирү мәктәбендә "ЭКОЯЗ-2021"акциясе кысаларында чаралар уза. Чаралар план нигезендә оештырыла. Инде бик күп акцияләр үткәрелгән, аларда мәктәп коллективы актив катнашкан. Мәктәп һәм йорт яны территорияләрен җыештыру дәвам итә, мәктәп бакчасында язгы эшләр башкарыла, мәктәп территориясендә һәм хуҗалык бакчаларында декоратив һәм җиләк-җимеш агачлары утыртыла. Мәктәп китапханәсендә "Яшел дөнья – безнең уртак йортыбыз" дип исемләнгән күргәзмә эшли, башлангыч сыйныф укучылары "Китап гомерен озынайт" акциясе кысаларында китаплар ремонтлыйлар. Экологик темаларга сыйныф сәгатьләре уза: 1-2 сыйныфларда "Чиста планета" интерактив сыйныф сәгатьләре үткәрелде, 3-6 сыйныфларда "Кызыл китап" темасына онлайн экскурсияләр, викториналар үткәрелде, 7-11 сыйныфларда "Чернобыль күз яшьләре"дигән түгәрәк өстәл оештырылды.

Экология темасы - хәзерге заманның мөһим темасы. "ЭКОяз-2021" акциясе чаралары укучыларга дөньяга башка күз белән карарга мөмкинлек бирә, аларны әйләнә-тирәлекне аңлы рәвештә яклауга этәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International