Беренче Май – бөтендөнья хезмәт ияләре бәйрәме

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Беренче Май – бөтендөнья хезмәт ияләре бәйрәме. Күпләр аны балачактан ук хәтерли һәм ярата. Язның соңгы аена туры килүгә карамастан, нәкъ менә ул җылылык һәм кояш яктысы башлану символы булып санала. Ә россиялеләр өчен ул май каникулларының башлануын аңлата. Ул алар өчен эш ыгы-зыгысыннан арынып, туганнары һәм дуслары белән ял итүгә багышланган көннәр. 1 май көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында 1 Май –  Яз бәйрәменә багышланган "Урамнарда бүген яз бәйрәме" дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан, кунаклар һәм авыл халкы өчен бик матур җырлы программа әзерләнгән иде. Концертта яшьләрнең генә түгел, СССРда  туганнарның да яраткан җырлары, инде тамашачылар яратып өлгергән үзешчән артистларның башкаруында яңгырады. Артистларга кушылып,  тамашачылар да үзләренә яхшы таныш булган җырларны  башкардылар. Башкаручыларның осталыгы, тамашачыларның көчле алкышлары концертны чын бәйрәмгә әверелдерде һәм бар кешедә уңай эмоцияләр тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International