Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән наркотикларның зыяны турында «Мин яшәүне сайлым!» дип исемләнгән профилактик әңгәмә үткәрделәр. Бүген наркомания дөньяның барлык илләренә дә кагылды. Наркомания проблемасы, тулаем, җәмгыять өчен иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Шуңа күрә дә үсеп килүче буын, яшьләрне бу афәт кулыннан йолкып калу максатыннан әлеге юнәлештә әңгәмәләр алып бару бик мөһим. Шулай ук балаларга наркотикларның төрләре һәм аларны куллануның зыяны турында сөйләнде. Әңгәмәбезнең нәтиҗәсе - сәламәтлекне яшьтән сакларга һәм наркотиклардан ераграк торырга, вакытында наркотикларга «ЮК!» дип әйтә белергә кирәк.