«Тургай» приютында Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган бәйрәм

2021 елның 3 мае, дүшәмбе
  1. Бүген приютта тәрбияләнүчеләр белән бәйрәм кичәсе үткәрелде."Туган телем - минем байлыгым" - Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан. Балалар шагыйрьнең "Су Анасы", "Кызыклы Шәкерт" һәм "Шүрәле"әкиятләре буенча театр миниатюралары әзерләделәр. Максаты: балаларны Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты белән таныштыру. Габдулла Тукай әсәрләренә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү. Габдулла Тукай әсәрләре аша балаларда өлкәннәргә карата яхшы хисләр формалаштыру, шагыйрьнең иҗатына кызыксыну уяту.

    Соңыннан балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, анда үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International