Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!
Безнең тормышта күп нәрсә үзгәрсә дә, бу бәйрәм халыкларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе булып кала. Өлкән буын кешеләре өчен 1 Май – элеккечә үк, бердәмлек көнен, ә яшьләр өчен – язгы яңарыш, табигать һәм кеше энергиясен символлаштыра. Бу бәйрәмне әти-әниләребез дә билгеләп үткән һәм без дә әлеге традицияләрне яшь сабалыларга тапшырабыз.
Безнең җир бик күп буын якташларыбыз тарафыннан салынган искиткеч хезмәт, җитештерү һәм мәдәни традицияләре белән дан тота. Бурычыбыз – әлеге күркәм башлангычларны саклап калу гына түгел, аларны арттыру, баету да. Безнең һәркайсыбыз үз куллары белән гаилә, район, авыл һәм республика иминлеге өчен нигез булдыра; хәтта кечкенә генә эшләр дә зур үзгәрешләргә китерә. Районыбыз халкы бу хакыйкатьне көндәлек нәтиҗәле хезмәте һәм фидакарьлеге белән раслый. Тормышыбызны бергәләп, балаларыбыз өчен тагын да яхшырак итә алачагыбызга ышанабыз!
Барлык Сабалыларга тынычлык, җылылык һәм яктылык, мавыктыргыч эш, хезмәтләрендә яңа казанышлар һәм җиңүләр телибез. Бу бәйрәм көннәре һәрбер йортка сәламәтлек, бәхет һәм иминлек алып килсен.