Физик тәрбия фәне буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы

2021 елның 30 апреле, җомга

2021 елның 24-30нчы апрель көннәрендә Курск дәүләт университеты базасында физик тәрбия фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең районнан  олимпиадада “Сәләтле балалар интернат-мәктәб”е укучылары  (җитәкчеләре Вафин Л.Р.) катнашып, югары җиңүләргә ирештеләр. 11нче сыйныф укучысы Кашапов Азат – җиңүче, 10нчы сыйныф укучысы Сабиров Морат - җиңүче, 8нче сыйныф укучысы Закирова Регина – призер, 11нче сыйныф укучысы Галявин Әмир – призер, 11нче сыйныф укучысы Борһанова Ләйсән – призер, 11нче сыйныф укучысы Фаваризова Ралинә  призер титулларына ия булдылар. Укучыларны һәм аларның укытучысын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International