Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган концерт.

2021 елның 30 апреле, җомга

23 апрель көнне Иштуган авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган фольклор концерты булып узды.Концертта " Умырзая "татар фольклор коллективы" Орчык өмәсе "н күрсәтте, Удмуртиянең" Тюрагай "фольклор коллективы удмурт халкының туй йоласын күрсәтте," Шунды"балалар фольклор ансамбле матур җырлар белән сөендерде. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тамашачыларга туган телгә багышланган җырлар, биюләр, шигырьләр бүләк иттеләр. Концерт күңел күтәренкелеге белән узды.Барлык тамашачылар концерт программасын карадылар һәм көчле алкышлар белән бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International