Агымдагы елның 29нчы апрелендә Психологик ярдәм күрсәтү үзәгендә педагог-психологларның республикакүләм семинары узды. Әлеге семинарда Лаеш,Тукай, Актаныш, Балтач, Кукмара, Апас, Кайбыч, Бөгелмә, Югары Ослан һәм безнең районыбвз педагог-психолог, укытучы-логопед, социаль педагоглары катнашты.
Семинар барлык катнашучылар өчен дә зур тәҗрибә туплау, яңа эш юнәлешләре белән танышу өчен эчтәлекле чара булды, барлык катнашучылар тарафыннан да уңай бәя бирелде.