Саба муниципаль районының «Тимерхан» хоккей командасы бердәм хоккей лигасынын чемпионнары

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

2021 елның 27 апрелендә Питрәчнең «Питрәч-Арена» боз сараенда Бердәм Хоккей Лигасы финалында «Питрәч» һәм «Тимерхан» командалары очрашты.

Сериянең беренче матчында «Тимерхан» командасы җиңелгәннән соң, үз бозында «Питрәч» командасын 6:2 исәбенә отты. Серияне дәвам итү өчен командалар Питрәчкә күчте. 2021 елның 27 апрелендә Питрәчнең «Питрәч-Арена» боз сараенда өченче уен узды.

 Уенның төп вакыты ничьяга – 5:5 белән тәмамланды. Җиңүче буллитлар сериясендә билгеләнде. Уен «Тимерхан» командасы файдасына 6:5 (Б) исәбе белән тәмамланды.

 Саба муниципаль районының «Тимерхан» хоккей командасын финалда җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International