«Буыннар хәтере» хәйрия фонды

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

«Буыннар хәтере» хәйрия фонды (алга таба - «Фонд») хәрби хәрәкәтләр ветераннарына югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү буенча яңа хәйрия традициясен формалаштыручы коммерцияле булмаган оешма. Фондның эшчәнлеге югары социаль әһәмияткә ия, хәзерге вакытта Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче 15 меңнән артык ветеранга ярдәм күрсәтелгән. Татарстан Республикасында фондтан 139 ветеран һәм 1 учреждение 11 561 448 сумлык ярдәм алды.

Ел саен Фонд «Кызыл гвоздика»бөтенроссия акциясен уздыра. Акция барышында илнең һәр кешесе, онлайн «Кызыл гвоздика» значогын сатып, популяр сәүдә челтәрләре кибетләрендә, Россия почтасы бүлекчәләрендә, волонтерлардан иганә алып, ветераннарга ярдәм итү эшенә үз өлешен кертә ала. Значокларны сатудан кергән акча ветераннарга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелә. "Кызыл гвоздика" - ул бары тик значок кына түгел, ул илебез ветераннарына, бүгенге көндә исән һәм батырларча һәлак булучыларга Бөтенроссия рәхмәт символы да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International