Туган тел көне һәм Г. Тукайның туган көне уңаеннан "Тукай яши безнең күңелләрдә" дигән чара

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

26 апрель көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз бистәсе китапханәчесе белән берлектә «Ләйсән» балалар бакчасы балалары өчен Туган тел көне һәм Г. Тукайның туган көне уңаеннан "Тукай яши безнең күңелләрдә" дигән чара оештырдылар. 26 апрельдә Татарстанда Туган тел көне билгеләп үтелә. Ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышлана. Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Кушлавыч авылында туа. Татарстанда Туган тел көне-ул һәркем үзен үз халкының бер өлеше итеп тою мөмкинлегенә ия булган бәйрәм. Тел-ул бер милләт кешеләрен берләштерә торган, аларны бербөтен итеп ясый торган ышанычлы корал. Балаларга Г.Тукайның «Бала белән күбәләк», «Шүрәле», «Су анасы» һәм «Дәү әни»башкаруындагы бишек җырлары тәкъдим ителде. Балалар Г.Тукайның яраткан шигырьләрендә үзләренең яраткан геройларын күрергә бик шат

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International