Бигәнәй мәдәният йортында Казанче Бигәнәй китапханәсе белән берлектә «Ромашка» балалар бакчасы балалары белән »Син мәңге безнең арада-татарның рухы Тукай» дип исемләнгән әдәби-музыкаль сәгать үткәрелде.Чарада балалар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, "Бала белән күбәләк","Кызыклы шәкерт"шигырьләрен сәхнәләштерделәр,ел фасыллары турында табышмаклар чиштеләр, Г.Тукай әкиятләрен искә төшерделәр. Балалар әлеге чарада бик теләп катнаштылар.Иң кечкенәдән үк балаларда бөек шагыйрьнең шәхесенә карата мәхәббәт һәм хөрмәт туплану мөһим.