Тукай рухы яши күңелдә

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай – милләтебезнең якты кояшы. Кыска гына гомере эчендә ул онытылмас эз калдыра алган. Туган илгә,туган телгә мәхәббәт хисе Тукай исеме белән бергә туа. Бөек шагыйребезнең тууына 135 ел тулу уңаеннан Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре укучылар белән берлектә  «Тукай рухы яши күңелдә» дигән исем астында квест - уен оештырдылар. Укучылар ике командага бүленеп 4 тукталыш буенча сәяхәт иттеләр. Һәр тукталышта аларга Тукай иҗатына багышланган биремнәр әзерләнгән иде. Соңгы тукталышка барып җиткәнче катнашучылар шагыйрьнең әсәрләрен яттан укыдылар, сәхнәләштереп күрсәттеләр, кроссворд, ребуслар чиштеләр. Җиңүче команда билгеләнде, катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International