Балалар Иҗат үзәге коллективы Югары Симет мәдәният йорты сәхнәсендә

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Балалар Иҗат үзәге коллективы Югары Симет авылы халкына Туфан Миңнуллинның “Без бит авыл малае” спектаклен тәкъдим итте. Спектакльны тамашачы бик җылы кабул итте. Юмористик ситуациялар, чын хисләр бирелеше, җырлы – биюле тамаша, актерларның һәр геройны җиренә җиткереп ача алулары спектакльның сәхнәдә уңышлы куелуын күрсәтте. Иҗат үзәгендә эшләүчеләр тамашачы алдында үзләренең чынлап та иҗади коллектив икәннәрен дәлилли алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International