Сәнгать мәктәбе укучылары күренекле Казан рәссамы А.М. Шәймәрдановның күргәзмәсендә булдылар.

2021 елның 23 апреле, җомга

23 апрель көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы рәсем  бүлеге укучылары автор чакыруы буенча Саба районы Сабабаш авылында туып-үскән күренекле Казан рәссамы Шәймәрданов Альфрид Муллахмәт улының юбилей күргәзмәсендә булдылар. Россиянең күп кенә танылган сәнгать белгечләре фикеренчә, А.М. Шәймәрданов беркатлы рәсем классигы булып тора. Аның картиналары гадәти булмаган сюжетларга, якты палитрага, филигран техникасына соклану уята. Мондый якты һәм кызыклы күргәзмәдә булу укучыларыбызның иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен этәргеч булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International