Җир кишәрлеген үз белдеге белән алу-Татарстанда иң еш бозу

2021 елның 23 апреле, җомга

Җир кишәрлеген үз белдеге белән алу Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе ачыклаган иң еш бозу булып тора. 2 меңгә якын җир участогын тикшереп, Татарстан Республикасы җирләреннән файдалану һәм аларны саклау буенча дәүләт инспекторлары моңа тагын бер тапкыр инандылар.

Быел Татарстан Росреестры тарафыннан җир законнарын үтәү буенча 1900дән артык тикшерү үткәрелде, аларны бетерү буенча 1 400 күрсәтмә бирелде, 4,7 миллион сумнан артык штраф салынды. Күпчелек очракта ачыкланган бозулар – җир кишәрлекләрен үз белдеге белән алу.

Барыннан да ешрак Казан (198) һәм Яр Чаллы (145) территорияләрендә ачыкланган. Татарстан районнарында җир законнарын бозуның иң күп очрагы (70 тән артык) Зәй, Түбән Кама һәм Балык Бистәсе районнарында теркәлгән.

"Безгә мөрәҗәгать иткән барлык җир бәхәсләренең төп сәбәпләреннән берсе-күршебез койма күчергәндә һәм нәтиҗәдә, законсыз рәвештә чит территориянең бер өлешен алып тора, - дип шәрехли Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Линар Гатин. - Җир участогын үз белдеге белән башкарган өчен штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган. Әйтик, гражданнар өчен бу сумма 5 мең сумнан башлана. Әмма безнең максат-җәза бирү түгел, ә гражданнарга тикшерү чаралары башында ук җир законнарын бозу очракларын бетерү мөмкинлеге бирү. Ул чакта хокук бозучыларга карата штраф санкцияләре кулланылмый".

Үзенең җир участогын хокукка каршы гамәлләрдән саклау өчен ул теркәлергә тиеш, ә аның чикләре аныкланган. Хокук рәсмиләштерү һәм межалау үткәрү өчен кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Белешмә

Җир участогын үз белдеге белән башкарган өчен штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган. Гражданнар өчен мондый штраф биләгән җир кишәрлегенең кадастр бәясенең 1дән 1,5% ына кадәр, әмма 5 мең сумнан да ким булмаган күләмдә исәпләнә. Участокның кадастр бәясе билгеләнмәгән очракта, административ штраф күләме 5 меңнән 10 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Җир законнары өлкәсендәге хокукларыгыз бозыла дип санасагыз, сез Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенә (Казан, Авангард ур., 74, 7 нче подъезд, тел. (843) 255-25-22) мөрәҗәгать итә аласыз. Территориаль бүлекләрнең адреслары һәм телефоннары белән ведомствоның рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru «Структура» - «территориаль бүлекләр»бүлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International