19 нчы апрель көнне Саба районы Балалар иҗат үзәгендә уку елы дәвамында барган КВН мәктәп лигасы уенының финал этабы узды. Мәктәп КВН Лигасы узган көз башланып китте, әлеге уеннарда район мәктәпләренең егерме командасы чемпион исемен алу хокукы өчен көрәште.
Финалга 6 команда чыкты, алар өч зона уеннары нәтиҗәләре буенча сайлап алынды.
Бъгенге уен бик кызыклы һәм киеренке рәвештә узды. Уенда катнашучылар кызыклы юмор, креативлык, тапкырлык һәм яңа мәзәкләр тәкъдим иттеләр. Командаларның һәр чыгышы билгеле бер ритмда һәм стильдә үтте, шуңа күрә барлык командалар да бер-берсенә охшамаган иде.
Уен нәтиҗәләре буенча Саба муниципаль районы Мәктәп КВН Лигасының Чемпионы титулына Завод-Нырты урта мәктәбенең “Җонноски” командасы лаек булды, I урынны Иштуган урта мәктәбенең “АУФ” командасы яулады, 2 урынга Саба гимназиясенең «Кызыл борчак» һәм Юлбат төп мәктәбенең "Шаяннар» командалары лаек булды, 3 урынны Лезхоз урта мәктәбенең «Урман егетләре" белән Явлаштау урта мәктәбенең "Тәкәләр» командалары үзара бүлеште.
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә иҗади табышлар һәм уңышлар телибез!