« Кайнана»

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

 Өтернәс авыл клубының сәхнәсендә - "Театр яктылыкка, нурга илтэ!" дигән театр фестивале кысаларында, Олы Нырты авыл җирлеге үзешчәннәре М.Шамхаловның «Кайнана»пьесасы буенча куелган спектакль күрсәттеләр. Без еш кына гади хакыйкатьне онытабыз: бер беребезне сакламыйбыз, ә аннары югалттык елыйбыз. Спектакльдә конфликтның бер ягында улы Аязга тормыш бүләк иткән әнисе, ә икенче ягында Сәгидә исемле яшь килене тора. Җәннәт беренче көннән үк киленен кабул итми. Шуңа күрә теләсә нинди сәбәп табып аңа бәйләнә. Өметсезләнеп, Сәгидә ире өеннән китә. Авыр выкытта Аяз белән Сәгидәгә ярдәмгә иптәшләре килә, алар шундый матур гаиләне саклап калырга булышалар. Тамашачылар бу комедияне бик теләп бер сулышта карадылар һәм көчле алкышлар белән актерларның уйнавына соклануларын белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International